Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә
Вәгъдәләр коргансыз.
Чәчләрегез бер-берсенә
Әйбәтрәк бәйләнсен.
Аерым йөргән юлларыгыз
Бер тормышка әйләнсен.
****
Яши башлагыз моннан соң
Икегез бер уй белән.
Изге теләкләр телибез
Котлап сезне туй белән.
Яшәгез сез яратышып,
Сөелеп, сөеп кенә.
Бер-берегезгә «кадерлем»,
«Сөеклем», диеп кенә.
Сөендереп туганнарны,
Күрше-күлән, дус-ишне,
Тормышыгыз булсын көйле,
Гаиләгез булсын ишле.
Өч-дүрт егет белән кызга
Әти-әни булыгыз.
Тату гына торыгыз да
Матур тормыш корыгыз.
* * *
Пар балдаклар алмаштыгыз,
Вәгъдәләр беркеттегез.
Инде хәзер тигезлектә,
Сөешеп гомер итегез.
Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йерөк.
Түрә булсын түрегездә —
Мәхәббәт бер-берегезгә.
Хәтер кала юктан гына —
Яшәмәгез үпкә саклап.
Сезнең өйнең бусагасын
Көнчелек кермәсен атлап.
һәр туар көн алып килсен
Бәхет, шатлык, уңыш сезгә.
Сезгә карап сокланып һәм
Сөенешеп яшик без дә!
* * *
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.