Никах туена » Котлы булсын бәйрәмең! - Page 3
Pleer
 

Архив категории »Никах туена «

Котлы булсын туегыз

Никах туена

Әби-бабайлардан калган

Иң изге күркәм йола –

Никахтан соң егет һәм кыз

Ир белән хатын була.

Күктә укылмаса никах,

Кушылмас һичбер йөрәк.

Никах кануннарын үтәп

Гомер итәргә кирәк.

Язышлардан юктыр узыш,

Никах булсын гомерле.

Ходай бүләк итеп бирә

Һәр кешегә гомерне.

Сезнең никах көнегездә

Җирне каплады үлән.

Никахыгыз котлы булсын,

Яшәгез шатлык белән.

Хәзрәт никах укыганда

Рәхмәтен салсын Аллаһ.

Лә-илләһе иллял-лаһ

Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!

***

Газиз балам, һич ышанмый күңелем,

Әле генә нәни кыз идең…

Кай арада үсеп буйга җиттең,

Күбәләктәй ак күлмәк кидең.

Бүген, кызым, туең! Насыйп парын

Сайлап алды синең йөрәгең.

Ак кар кебек туй күлмәген кию –

Һәрбер кызның ихлас теләге.

Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең

Нинди җаваплылык йөкләвен.

Туй күлмәге һәм кулдагы балдак

Ялгыз гомереңне чикләвен.

Бүгеннән син, кызым, ир хатыны,

Бу вазыйфа булсын гомергә.

Насыйп булсын сезнең көмеш туйга

Шатланышып кына килергә.

Мин ышанам, әлегәчә

Кызартмадың минем йөземне.

Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм

Чын йөрәктән әйткән сүземне.

Туй көнендә сезгә теләк телим,

Гомерегез аклыкка тулсын.

Туй көнегез җәйдә булган кебек,

Күңелегездә җылы җәй булсын.

   
Страница 3 из 3123
  • БЕРЕНЧЕ ЗАЕМГА % ЮК!

    Займер [CPS] RU
  • ЯРАТКАН КЕШЕҢӘ БҮЛӘК!

  • М.Видео
  • САЙТ БИТЛӘРЕ!

  • Allsoft
  • Сатып ал!


    Tezeks Many Geos

  • ОНЛАЙН РАДИО!