Очрасын юлларыңда
Яхшы кешеләр генә,
Авыр чакта таянырлык,
Үзең ишеләр генә.
Котлап туган көнең белән
Мин бәхет телим Сиңа.
Шатлыклар белән аяк бас
Алдагы елларыңа.
*
Туган көнең котлы булсын,
Шатлан да Син,көл дә Син.
Килсен Сиңа бәхет кенә,
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
*
Еллар үтә,оча гына
Искән җилдәй,аккан судай.
Сиңа гомер буйларына
Сәламәтлек бирсен Ходай.
Гомер шулай уза икән.
Әйдә ярар,узса узсын,
Килер еллар имин булсын,
Бэхетләрең тулып торсын.
*
Бәхет алып килсен еллар,
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Шатлан да көл,җырлап яшә.
Картаюны белмә Син.