2015 » Котлы булсын бәйрәмең! - Page 10
Pleer
 

Архив за » 2015 «

Кояшныкы кебек булсын гомерең!

Унсигез
18 яшь. Саф мәхәббәт
Утларында янган чак.
Изүләрне ачып куеп
Жилгә каршы барган чак.
Күңелләрең канатланган,
Каннар кайнап торган чак,
Былбылларны заказ биреп
кенә сайраттырган чак.
Гомернең иң гүзәл чагы,
Шәп чагы.юләр чагы.
Бар гомереңә житәрлек
Иттереп гүләр чагы.
Сөешеп һәм сөелешеп,
Уйнап та көлеп калыйк.
Унсигез яшь кабатланмый —
Кадерен белеп калыйк.
Яшь гомерләр кабатланмый,
Бәйрәмнәр кабатлансын.
Унсигез яшь — канатлы чак,
Жаннарда канат калсын.
Жаннарда канат калсын да
Давыллар ярып барсын.
Гомерләрнең һәрбер көне
Бәхеткә алып барсын.

***
Егерме биш
Иллеләргә житкән ир-егетләр
Ил агасы дигән дан ала.
Кылган гамәлләре үрнәк була,
Әйткән сүзе хаклык санала.
Егерме биш исә шул илленең
Нәкъ яртысы була. Яртысы…
Син яртылаш ил агасы хәзер,
Почти егет, почти карт кеше.
Аксакаллар зирәклеге белән
Бергә кушып яшьлек ялкынын,
Без телибез синең гомереңнең
Якты нурлар сибеп балкуын.
Юлларыңа уңыш юлдаш булсын,
Бәхет кошы булсын иңеңдә.
Күңелеңне сөю назлап торсын
Һәм сүнмәсен өмет күгеңдә.
Син яртылаш ил агасы инде
Һәм егетсең әле яртылаш.
Бу мизгелне билгеләмәү гөнаһ,
Бу мизгелдә яңа «ярты» ач.
Бокал төпләрендә калганына
Шул яңасын өстәп жиппәрик.
Почти ил агасы, почти егет,
Синең бәхет өчен күтәрик.

***
Утыз.
Утыз яшкә житү бик үк
Күңелле түгел инде.
Ни дисәң дә утыз — утыз,
Егерме түгел инде.
Тик шулай да хәлең бигүк
Куркырлык түгел әле.
Ни дисәң дә утыз — утыз,
Ул кырык түгел әле.
Үткән гомерне буйлыйсың…
Уйлыйсың… Шунсыз булмый.
Бер янасың, бер көясең —
Утыз яшь утсыз булмый.
Очкын гына сал күңелгә,
Ялкын кабынып тора.
Бик борчылма, утызда да
Кызык табылып тора.
Борчылуны белми яшә,
Авырлык күрми яшә.
Кайгылар да жиңелә ул,
Башларың иелмәсә.
Жаныңда — сөю жылысы,
Табында ашың булсын…
Калганнарын санап тормыйм,
Жилкәңдә башың булсын.
Тагы ниләр телим, дустым?
Учакта утың булсын.
Шушы тост белән кырыкка
Житәрлек хутың булсын.

***
35 яше тулуы белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сөекле кешебезгә киләчәктә ныклы тазалык, озын гомер, гаиләсендә ак бәхетләр, шатлыклар, тормыш иптәше белән бәхет-рәхәттә яшәвен телибез.

Котлы булсын туган көнең
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.

Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй итеп елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.

***
Кырык
Күңелләрдә канат иде,
Киң дөньялар тар иде.
Кырык яшьлек бабай, диеп
Йөргән чаклар бар иде.
Бүген менә сиңа да бит,
Дустым, кырык яшь икән.
Бер дә бабай диеп булмый,
Кырык — кызык яшь икән.
Үз-үзеңне егет итеп
Тойган чаклар буладыр.
Күңел кайчак матур кызлар
Ягына да борадыр.
Тел тидермик, кырык яшең
Шул килеш — кырык булсын.
Кырык эшең кырылса да
Яшәве кызык булсын.
Хызыр Ильяс һәр эшеңдә
Изгелек кылып торсын.
Теләгәнең булып торсын,
Юлларың уңып торсын.
Шатлыкларың көн дә булсын,
Көненә кырык булсын.
Шуның өчен, әйдә, берне
Күтәрик — кызык булсын.

***
Илле.
Ел артыннан еллар ага
Гомерләр уза икән.
Яшь йөрәкле ирләргә дә
Иллеләр тула икән.
Иллеләрдә ир-егетнең
Иң жилле чагы була.
Йөрәге—яшь, күге — биек,
Кесәсе — калын була.
Шуңа күрә, эш —почетта,
Урыны — түрдә була.
Данлауларның иң зурысы
Ул туган көндә була.
Зур уңышлар телим сиңа,
Хафалар йөрсен качып.
Сезнең янга керсен
Бәхет Ишекне тибеп ачып.
Чир-чорлар дөньяда синең
Барлыкны белмәсеннәр.
Кайгылар аяк астында
Буталып йөрмәсеннәр.
Бүген —бәйрәм.
Күңелегез
Бәйрәмнән өзелмәсен.
Тән картая, жан картаймый—
Дәртегез сүрелмәсен.
Тәгәрәп гомер йомгагы
Менсен биек үрләргә.
Кәм котларга язсын сезне
Йөз иллегез белән дә!

***
50 яшьлек алтын юбилее белән
50 яшьлек алтын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
***
Матур бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән
Матур бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, эшеңдә уңышлар, гаилә бәхете, шатлыклар телибез.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Иң изге теләкләр белән

***
Алтмыш
Үткән гомер — кичкән елга,
Аны санарга түгел.
Чигәгә кар кунган саен
Язны яңарта күңел.
Язның назлы нурларыннан
Жаныңа үсә канат.
Яшлегеңә кайтасың да
Китә алмыйсың кабат.
Синең әле алкышларга
Күмелә торган чагың.
Настоящий егет булып
Күренә торган чагың.
Сиксән түгел, туксан түгел,
Нибары алтмыш кына.
Күтәрелгән чагың гына
Гомерең балкышына.
Балаларың буй житкергән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр
«Яратабыз» — диләр дә…
Яшь кызлар да «бабай» дими,
«Абый» дип дәшә әле.
Шатлык чәчеп, бәхет урып
яшә дә яшә әле.

***
65 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән
65 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез.
Сөекле әниебезгә ныклы тазалык, олы бәхет, балаларының игелеген күреп озак яшәвен телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

***
Житмеш
Язлар ярсу булган кебек,
Көзләр дә сабыр була.
Син дә көзге урамнардан
Атлыйсың сабыр гына.
Көзләрнең үз матурлыгы.
Әй, ни сан калганнарга—
Узган газаплар шикелле
Баллана баланнар да.
Үткәннәрнең төннәре дә
Искиткеч якты кебек.
Үзәк өзгеч мәлләре дә
Ничектер, татлы кебек.
Үткәннәргә карый-карый
Атлыйсың сабыр гына.
Көзләрең дә матур да бит,
Язларың сагындыра.
Оныкларыңа карыйсың—
Нәкъ синең сыман алар,
Нәкъ шундый ярсу хислеләр,
Нәкъ шундый дуамаллар.
Моңсуланма, житмеш бигүк
Күп сан да түгел әле.
Ул бит йөз дә түгел, хәтта
Туксан да түгел әле.
Шулай булгач, картаерга
Иртәрәк әле сиңа.
Көзләр турында уйлама,
Кызлар турында уйла.
***
70 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз!
Кадерле әткәй! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әнкәебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!

Шуңа Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет- шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
***
70 яшьлек юбилее
Шушы күркәм бәйрәмнәре белән без аларны чын йөрәктән кайнар котлыйбыз. Аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, кояштай озын гомер, күңел тынычлыгы, балаларыгызның игелеген күреп, пар канатлар булып, бергә-бергә гөрләшеп яшәвегезне телибез!
Гомер юлын бергә башлагансыз,
Ахыргача бергә үтегез.
Саф хисләрне саклап, тигезлектә,
Гомер йомгакларын сүтегез.

Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әти тыны белән.
Йортыбызның утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.

Юбилей көннәрендә олы теләкләр -
Парлы типсен сезнең йөрәкләр!

Сиксән
Уен гына түгел яшең,
Син хәзер сиксәннәрдә.
Сокланыплар карарлык бар
Сиксәнгә җиткәннәргә!
Үрнәк итеп куеп сине:
«Менә бит!»— диярлек бар.
Алтмыш яшьлек балаларың
Башларын иярлек бар.
Кырык яшьлек оныкларның
Борынына чиртерлек бар:
Егерме яшьлек кызларны
Күтәреп йөртерлек бар.
(Шуңа гына риза булса,
Кәләш тә итәрлек бар)
Үткәннәрне кырын ятып,
Бик тәмләп сөйләрлек бар.
«Без шәп идек… Яшьләр хәзер
слабый…»—диярлек бар.
Сүзләреңне эшең белән
Ныгытып куярлык бар.
Бер кырлыны тутырып салып
Бер тотып куярлык бар.

***
Туксан
Гомерләрнең иң бәхетле
сәгатьләре суккан гына…
Бер карасаң, инде туксан!
Бер карасаң, туксан гына…
Туксан бит ул — тик сан гына…
Йөрәк һаман унсигездә,
Йөрәктәме?! Тулпар анда!
Унсигез дә юктыр әле,
Чынлабрак чутлаганда.
Какой чуртым, туксан анда?!.
Туксан яшькә кадәр генә
Кешедә чәч агара, ди.
Туксаннарны узып киткәч,
Ул яңадан карала, ди.
Җанда сөю ярала, ди.
Кеше вобще яңара, ди
Туксангача яшәсәк тә,
Туксан тапкыр яшәмибез,
Бәйрәм итик гомерләрне,
Бәйрәм итик яшәүне без.
Туксан тапкыр яшәмибез.
Бер карасаң, инде туксан…
Бер карасаң, туксан гына…
Йөзгә җитү хөрмәтенә
Бер йөз грамм тотсаң була.
Йөзгә җитү хөрмәтенә!

***
Йөз
Йөзгә кызыллык китерми,
Йөз яшькә җиткән чагың.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Йөзе дә җитә аның.
Син — иң зуры. Синең янда
Тик бала-чага болар:
Җитмеш,сиксән, туксан яшьлек
балалар, салагалар…
Шуларны син көнләштереп
Йөгереп үт, биеп үт…
Таяк белән йөрсәң ни соң,
Аягың да йөри бит.
Бәхетле бул, сәләмәт бул,
Көлеп яшә, бирешмә.
Йөзгә җиткән шәп кешегә
Ике йөз дә килешә.
Әнә, безнең йөрәкләр дә
Йөз грамм сорап тибә…
Йөзгә җиткән иң кадерле
Кешебез хөрмәтенә!..

Ир-атны 50 яше белән котлау… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, ба-лаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.
50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

* * *

Хөрмәтле … !

Гомер — тауга менеп төшү. Болытларга атылырга
Тау түбәсе — кыядыр. Канатың көчле чагы.
Кыя тик кыю кошларга – Бәйрәмең торсын җим булып-

Бөркетләргә оядыр… Бер алтын бөртек булып
50 яшьтә — Син кыяда: Ходай бирсен: озак еллар
Күзеңнең очлы чагы, Яшәргә Бөркет булып!!!

* * *

Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең — бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Хезмәттәшләрең барын онытма.
***

Хатын-кызны 50 яше белән котлау
… ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың. Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

***
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!
***
Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.

* * *

Хөрмәтле … !

Әле күптән түгел генә түгәрәк өстәл артында 55 яшеңне билгеләгән идек. Гомерләр үтә тора, кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә. Синең иңнәреңдә — сынауларның иң авыры. Шулай да тормыш гел югалтулардан гына тормас әле, киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине.

Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа бу көнне!
***

65 яшь тулу уңаеннан котлау
Алтмыш биш яшь — яшьмени ул,
Йөзе дә аның чик түгел!
Күпме генә яшәсәң дә,
Яшәүдән туймый күңел!
…, синең юлларыңа,
Бәхетләр яуса иде!
Безнең өчен һәрчак шулай
Яшь булып калсаң иде!
***

70 яшь тулу уңаеннан котлау
Җитмеш бит ул — җитмеш кенә,
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен —
Оныкларың гөрләп үссеннәр.
   
Страница 10 из 17« Первая...89101112...Последняя »
  • БЕРЕНЧЕ ЗАЕМГА % ЮК!

    Займер [CPS] RU
  • ЯРАТКАН КЕШЕҢӘ БҮЛӘК!

  • М.Видео
  • САЙТ БИТЛӘРЕ!

  • Allsoft
  • Сатып ал!


    Tezeks Many Geos

  • ОНЛАЙН РАДИО!