2015 » Котлы булсын бәйрәмең! - Page 13
Pleer
 

Архив за » 2015 «

Озын булсын синең гомерең

50 яшьлек алтын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тәнсихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән……

**********************************

35 яше тулуы белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

Сөекле кешебезгә киләчәктә ныклы тазалык, озын гомер, гаиләсендә ак бәхетләр, шатлыклар, тормыш иптәше белән бәхет-рәхәттә яшәвен телибез.
Котлы булсын туган көнең
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй итеп елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Изге теләкләр белән

********************************

65 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез.
Сөекле әниебезгә ныклы тазалык, олы бәхет, балаларының игелеген күреп озак яшәвен телибез.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Котлау сәламнәре белән

********************************

70 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз!

Кадерле әткәй! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әнкәебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет- шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!

**********************************

Матур бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, эшеңдә уңышлар, гаилә бәхете, шатлыклар телибез.

Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Иң изге теләкләр белән

***********************************

Матур бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Якын кешебезгә күңелебездәге иң саф, матур теләкләребезне – озын гомер, ныклы тазалык, гаилә иминлеге һәм балаларының, оныкларының игелеген күреп, шатланып яшәвен телибез.

Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.

***********************************

Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

   
Страница 13 из 17« Первая...1112131415...Последняя »
  • БЕРЕНЧЕ ЗАЕМГА % ЮК!

    Займер [CPS] RU
  • ЯРАТКАН КЕШЕҢӘ БҮЛӘК!

  • М.Видео
  • САЙТ БИТЛӘРЕ!

  • Allsoft
  • Сатып ал!


    Tezeks Many Geos

  • ОНЛАЙН РАДИО!