Рубрикасыз » Котлы булсын бәйрәмең!
Pleer
 

Архив категории »Рубрикасыз «

Яшь парларны котлап…

Тормышка аяк басасыз,

Пар килгәнсез икегез.

Сөешеп кенә яшәгез,

Тигез гомер итегез.

* * *

Түр башында урыныгыз,

Икегез дә сөйкемле,

Икегез дә пар килгәнсез

Куш каеннар шикелле.

* * *

Сөйгән ярлар булыгыз,

Тигез парлар булыгыз.

Үзегез күк матур булсын

Кызыгыз һәм улыгыз.

* * *

Тигез гомер итегез,

Шаярыгыз, көлегез.

Кирәк чакта бер-береңә

Юл да куя белегез

* * *

Бәхет белән шатлыклар

Сездән ерак йөрмәсен.

Кайгы-хәсрәт дигәннәре

Сезнең йортка кермәсен.

* * *

Көнче дигән кара мәче
Арагызга кермәсен.
Дусларыгыз чын дус булсын,
Көнче була күрмәсен.                        ;

* * *                            ;

Ай, икегез, икегез,

Икегез дә бертигез.

Пар күгәрченнәр шикелле

Тигез гомер итегез.

* * *

Кияү-кәләш идегез,

Ир дә хатын булдыгыз.

Инде хәзер шушы хәлдә

Йөзгә кадәр торыгыз.

Үзегез күп ул-кызларга

Ата-ана булыгыз.

***

Яшь кияүгә теләкләр

Сайлап меңнәр арасыннан

Таптың бүген парыңны.

Бу тормышның җилләреннән

Инде сакла ярыңны.

***

Яшь киленгә теләкләр

Каршыла эштән иреңне

һәрчак ачык йөз белән.

Аны көн дә аптыратма

Төрле көнче сүз белән.

Ашларың тәмле булсын дип

Теләмим тиккә генә:

Ашказаны аша үтә

Юл ирнең йөрәгенә.

Онытма йокларга яткач

Иреңне яратырга.

Ике елга бер булса да,

Баргалап кайт роддомга.

   
Категория: Рубрикасыз  Комментарии закрыты
Страница 1 из 3123
  • БЕРЕНЧЕ ЗАЕМГА % ЮК!

    Займер [CPS] RU
  • ЯРАТКАН КЕШЕҢӘ БҮЛӘК!

  • М.Видео
  • САЙТ БИТЛӘРЕ!

  • Allsoft
  • Сатып ал!


    Tezeks Many Geos

  • ОНЛАЙН РАДИО!