Туй үткәргәнндә » Котлы булсын бәйрәмең!
Pleer
 

Архив категории »Туй үткәргәнндә «

Туй белән котлаулар

Ай! Кояштай елмая
Буген сезнең йөзегез
Аерым идегез сез кичә
Буген инде икегез.

Ике йөрәк, бер үк җырны
Җырлый башлый бүгеннән
Кайгы-хәсрәт дигәннәре
Ерак йөрсеннәр сездән.
Дуслык, туганлык хисләре
Алар сездән сүнмәсен.
Үстерегез уллар-кызлар
Гомер әрәм утмәсен.
Тормыш булгач – барда була.
Булыр авыр минутлар
Бергә-бергә киңәш итсәң,
Алар сездән тиз узар.

* * *

Килен төшкәндә бүген һәр туйда диярлек әйтелә торган гади генә бер әйтем ишеттем. Кияү кәләшне мамыктай йомшак мендәргә төшергәч […] апа «май кебек йомшак, бал кебек татлы бул” дигән матур сүзләр, тәмле сыйлар белән киленен каршылады. Борынгы әбиләребездән килгән әлеге әйтемдә ниндидер хәйлә бардыр шикелле тоелып китте. Сүз дә юк, бары изгелек кенә биредә. Балның, майның нинди татлы ризыклар икәнен һәммәбез белә шикелле. Ә шулай да, балны да туйгач ачы була диләр, май турында әйтәсе дә юк — күп ашасаң маемлыйсың, җитмәсә, артык җылыда ул эри, артык суыкта сыйфатсызлана. Баксаң, яңа тормышның беренче адымында ук кәләшкә бик зирәк теләк тели икән булачак әнкәсе. Тормышта бит һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Яратуның да, ачулануның да, үзара, туганара мөнәсәбәтләрнең дә, якынлык-ераклыкның да – һәммәсе дә артык булса я аз булса юксындыра. Гомумән, бу сүзләр яшьләр өчен бик хикмәтле кебек. Алар беркайчан да бер-берсеннән ялыкмасыннар, аралары ерагаеп бер-берсен сагынып яшәмәсеннәр иде. Саулыкта-тазалыкта, кайгысыз-хәсрәтсез озын матур тормыш итүләрен телик без аларга.
Шулай итеп, акылга юмарт […] апабыз да киленен изге киңәш белән бусагасына төшерде  бүген. Киләчәктә дә әти-әниләр шулай зирәк кенә читтән киңәш-табыш итеп, бик тату яшәсеннәр иде.

****
Алып килдек сезгә теләкләрне
Теләгебез безнең кечкенә.
Бер-берегез очен тормышта да
Булыгыз сез алтын генә

Пар кугәрченнәрдәй гөрләшеп
Яшәгез бергә бергә
Тату гаилә тыныч тормыш
Бездән теләк шул сезгә.

****
Борын бабалардан калган
Бергәләп гаилә кору
Гаилә корып тигез тыныч
Матур тормышта тору

* * *
Кияү белән кәләш! Сезне олы тормыш юлындагы беренче уртак адымнарыгыз белән котлыйбыз! Бәхетле, тату тормыш, гомерлек мәхәббәт телибез! Беркайчан да онытмагыз, кешенең чын, олы бәхете – тырыш, намуслы хезмәттә һәм гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармас, төрле каршылыклар да очрар. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны хөрмәт итеп, алар белән киңәшләшеп, дусларыгыз белән бер-берегезгә булышып, бәхетегезне үз кулларыгыз белән төзегез! Шулай булганда гына сез аның чын ямен күрерсез, кадерен белерсез. Балаларыгызга да бу хакыйкатьне кечкенәдән аңлатып үстерегез! Гомер юлыгыз озын булсын! Бу юлны кулга-кул тотынышып, бер-берегезгә ышанычлы булып үтегез!

***
Абау дустым!
Бигрәк матур киенгәнсең!
Тьфу! Кузем тошмәсен
Күльмәген дә килешкәнен
Сайлап кия белгәнең
Үзгәрде йөрүләре
Узгәрде келүләрең
Әллә кайлардан күренә
Бик бәхетле көннәрең
Алдагы бәхет көннәрең
Бәхетле үтсен шулай.
Кияугә гел карап торасың
Бигрәк яратасың бугай
Ә син кияу?
Хәзер безнең зур нәселдә
Кияу булдың түгелме?
Кадерен бел, ким-хур итмә
Саклый бел безнең кызны.

***
Ак фатаңны салып иңнәреңгә
Утырасын табын түрендә
Бар дөньяңның шул гузәллеге
Чагылладыр синең йөзеңдә.

***
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!

Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!

***
Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый – күрегез!

Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!

****
Бәхет таң булып яктыра,
Бәхет көне кош булып сайра,
Бәхет ул дулкын остендә
Аккош калдырган каурый.
Бәхет кочактагы чәчәк,
Утнын, ул ялкынлысы
Маңгай тирендән бушаган
Бәхетнең иң олысы.
Онытмагыз, сагать санап тора
Минутларың узып барганнын
Югалтмагыз мәнге саклагыз сез
Мөхәббәтнең алтын балдагын.
Айкалмасын, чайкалмасын
Булып торсын кесәгез
Ике тормак роза кебек
Гел янәшә яшэгез.

*****
Гаилә өчен җаваплык
Икегезгә төшә
Нык саклагыз мөхәббәтне
Эш шунда гына пешә.
Сезне ихлас тәбриклимен
Бәхетле тормыш телим
Олыларга ихтирамлы
Балаларга ихтибарлы булыгыз
Ныклы гаилә корыгыз
Тигез тату торыгыз
Үстерегез батыр уллар
Унган һәм матур кызлар.
Менә шушы инде дуслар,
Әйтәсе килгән сүзләр.

****
Зарыгып көткән туй көнегез килде,
Бар дөньяны гөлгә, нурга кумде.
Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!

***
Исеңдә тот дустым, (Исем)
Һәрвакытта бул сабыр
Эштә оста һәм батыр
Сүзгә кыска һәм тапкыр.

Син дэ тыңла, (Исем)
Сиңа да бар ике сүз,
Өйнең яме, ашның тәме,
Ирен сөйгән хатын кыз.

***
Йөзегеңдә нурлар янсын
Табыгыңа җыр куй әйдә
Бөтен яктан теләк яусын
Килен белән кияугә.

****
Кияү кәләш идегез,
Ир дә хатын булдгыз.
Инде хәзер шушы хәлдә
Йөзгә кадәр торыгыз.
Үзегез күп ул-кызларга
Ата-ана булыгыз.

***
Йөзләрегез бүген көләч сезнең.
Алдыгызда тормыш диңгезе.
Чын күнелдән котлыйм сезне
Бер-берегезне ныклы яратыгыз
Кабул булсын изге теләкләр
Тормыш сукмасында юлдаш булсын
Типсен бергә сезнең йөрәкләр.

****
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз!
Мәңге, мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз!

***
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

****
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез – гомер юлдашы.

****
Бигрәкләр пар килгәнсез,
Сокланмый мөмкин түгел!
Мәхәббәтегез нурыннан
Яктыра безнең күңел!

Бүгеннән башлап – гаилә,
Пар канат, пар сандугач!
Бишек җырлары сайрарсыз
Балаларыгыз тугач…

Ходай сезне тиң яраткан,
Бер-берегезгә караткан,
Сезгә бүген дөнья да тар,
Сез – җиһанда иң гүзәл пар!

***
Олы юлга Сез чыгасыз бүген,
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтик Сезгә
Чын күңелдән изге теләкне.

Без телибез чын күңелдән Сезгә
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз.

****
Очраштырган сезне язмыш,
Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә
Вәгъдәләр коргансыз.

Тормышка аяк басасыз,
Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез,
Тигез гомер итегез!

Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Турә булсын түрегездә —
Мәхәббәт бер-берегезгә.

***
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.
Кушылып үскән куш каеннар кебек,
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.

****
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!

***
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә барыгыз.
Бетмәс куанычлар килсен сезгә,
Күтәренке булсын күңелегез.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен иде килер көнегез.

***
Тормыштагы борылышны
Кирәк үлчәргә 100 кат
Ныклы гаилә кору очен
Кирәк акыллы ират.

****
Тәбрик итәбез сезне бу көн белән -
Бер-берегезгә якын булыгыз!
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән
Яңа матур тормыш корыгыз

***
Тәбриклибез кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз .
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.
Матур булсын, алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгебез шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегегә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

****
Тәбрик итәм кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.

Матур булсын алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.

Теләгем шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегезгә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

***
Чын кунелдән телим сезгә
Мэңге бергә булыгыз
Тормышыгызда чәчәк атсын
Улыгыз хәм кызыгыз.

****
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.

Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.

***
Яшәгез матур пар булып,
Икегез бер җан булып,
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып,

Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.

***
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Назлар өчен сезне җилләр исә,
Күрер өчен сезне, таң ата.
Атлагыз сез һаман икәү бергә,
Бергә булыгыз, исән чагында.

***
Уйларыгыз хәрчак бергә булсын
Юлларыгыз булсын гел бергә
Ак беркәнчек япкан бәхетегез
Тау чәчәктә булсын гомергә
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш кесәгез.
Бер тамырдай ускән голдәй
Гел янәшә яшәгез
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.

***
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дэ нинди сойкемле!
Кузгэ-куз карашып елмаясыз,
Бер гол чэчэклэре шикелле!
Бер-берегезгэ ныклы терэк,
Иптэш, сердэш булыгыз,
Давыл-янгырга бирешми
Гел янэшэ торыгыз!
Котлы булсын туегыз!

   
Страница 1 из 212
  • БЕРЕНЧЕ ЗАЕМГА % ЮК!

    Займер [CPS] RU
  • ЯРАТКАН КЕШЕҢӘ БҮЛӘК!

  • М.Видео
  • САЙТ БИТЛӘРЕ!

  • Allsoft
  • Сатып ал!


    Tezeks Many Geos

  • ОНЛАЙН РАДИО!