туган кэн » Котлы булсын бәйрәмең!
Pleer
 

Архив меток » туган кэн «

Туган көнгә котлау сүзләре!

Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле сез,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.

***

Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син – бәхетле бул!

Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!

Гамьле еллар, амьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

***

Сөйкемле карашың кояшка тиң -
Бар тормышны нурга күмәсен.
Бу доньянын барлык хикмэтлэрен
Бары тик син генә беләсен.

Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

***

Туган көнең котлы булсын!
Бу көн шулай күңелледер
Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр
Син булганга.
Бөтен җиһан шатлангандыр
Син туганда.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм
Син булганда.
Бүгенгедәй сөйкемле бул!
Бүгенгедәй бәхетле бул:
Җәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз җилләре искәндә дә,
Җиргә карлар яуганда да!

***

Якын дустым, синең туган көнгә.
Буләк итәм шигыръ юллары.
Гел шатлыкта гына узсаң иде
Сикәлтәле тормыш юлларың.

Бу тормышның, дустым, үз законы,
Таләпләре аның бик кырыс.
Табаласың икән бәхетеңне,
Югалтмаска аны син тырыш.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Кояшлы көн телим сиңа ,дустым.
Болытларны куып таратып.
Яшик әле алда гомер барда,
Якын дуслар булып яратып.

***

Ак бәхетлэр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек -үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

***

Котлы булсын, …, туган көнең,
Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

***
Төрле чакны күргәнсеңдер,…
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез булып,…
Сәламәтлек белән
Озак яшә безнең арада.

***
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән шатлык, бәхет, әти,
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

***
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

***
Котлы булсын, …, туган көнең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

***
… яшь ул әллә ни күп түгел,
Тырыш әйдә, йөзгә җитәргә.
Язсын йөзгә җитеп шатлык белән
Бергә-бергә гомер итәргә.

***
Рәхмәт, …, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.

***
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.

**
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа кыз һәм улларың.

***
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

***
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.

***
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

***
Торасың да чал чәчеңне сыйпап,
Картаелган инде, иясең.
Килә безнең шулчак чәчләреңнең
Һәрберсенә башны иясе.

***
…, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше!

***
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.

   
Страница 1 из 212
  • БЕРЕНЧЕ ЗАЕМГА % ЮК!

    Займер [CPS] RU
  • ЯРАТКАН КЕШЕҢӘ БҮЛӘК!

  • М.Видео
  • САЙТ БИТЛӘРЕ!

  • Allsoft
  • Сатып ал!


    Tezeks Many Geos

  • ОНЛАЙН РАДИО!