Хуш киләсең Яңа ел! » Котлы булсын бәйрәмең!
SHEIN Many GEO's

Хуш киләсең Яңа ел!



язманың каралуы: 6 809

Хуш киләсең Яңа ел!

Толпар атым, салып канатыңа,
Ак бәхетләр, шатлык алып кил!
Тоякларың арымасын юлда,
Атлап түгел, очып безгә кил!

Йолдызлардан илһам нурлары ал,
Ай нурыннан ал син мәхәббәт!
Түкми-чәчми сип син күңелемә.
Шул хисләрдән миңа бик рәхәт!

Хуш киләсен безгә, өр-Яңа ел!
Килер юлың булсын ак кына!
Яңа өмет, яңа хыял белән,
Без чыгарбыз синең каршыңа!

*****

Яңа ел төне

Шампан очкыннары, салют белән
Шаулап үтә Яңа ел төне.
Яңа елда яңа өмет булып
Куна йөзгә карлар бөртеге.

Кушымта:
Без җырлыйбыз, без биибез бүген,
Безгә бүген Яңа ел килә!
Шау-гөргә күмә, Яңа ел килә,
Һәркемгә дә елмаеп көлә.

Үткән белән, киткән хисләр белән,
Саубыллаша Яңа ел төне.
Дуслар, туганнар белән бергәләп,
Бу төн үтә шаян-көлкеле.

Чыршы үзе дә бик шат шикелле,
Йолдызлар җемелдәп бииләр.
Бу төнне һәркем ачып ишеген:
-Әйдә, бәхетле ел, кил, — диләр.

Яңа Ел килә

Бәлләүр бокал чыңнарына,
Күмелә бүген Җир — шары.
Һич көттерми,бик тиз генә,
Килде Яңа Ел тагы!

Аттай эшләп арганнан соң,
Кәҗә булып мекердәп,
Үтәр тагын бер елыбыз,
Сиздермичә кештердәп.

Еллар шулай үтә торсын,
Яңалары кабат килсен.
Елның һәрбер үткән көне,
Тик бәхет — шатлык китерсен.

Күңел ап-ак йомшак булсын,
Теләкләр гел актан булсын!
Табыныбыз мулдан булып,
Шау — гөр килеп гөрләп торсын!

*****

Яңа елга теләкләр

Зәңгәр кәҗә елы килә диләр,
Нигә зәңгәр икән, ак түгел?
Ап-ак карлар, ак бәхетләр тулы
Сафлык көтә кыштан бу күңел.

Күкнең бары зәңгәрлеген тели,
Тынлык тели илем күгендә.
Балаларның шат тавышы сыман,
Җырлы гомер тансык бүгенгә.

Кәҗә елы килә. Әйдә, килсен!
Муллык булсын илдә, түрләрдә,
Юллар ярып барсын адашканга –
Алып менсен бары үрләргә.

Шуклык белән килсен Кәҗә елы,
Бер өйне дә урап узмасын.
Арындырсын кайгы, афәтләрдән,
Беркем үзен ялгыз тоймасын.

Карлар булып бары бәхет яусын,
Сау булсыннар дуслар, туганнар.
Дус яшәсен илләр, чәчәк атсын,
Шул муллыкта тулы бәхет бар.

*****

Тагын бәйрәм

Яңа Ел тагын киләдер
Иске көндәлек белән.
Гүя уфтана бәйрәмгә
Чыршы терәлгән түшәм.

Биюдән купкан тузаннан
Ул үзенчә саклана.
Биючегә нәрсә кирәк —
Ул бәйрәмдә мактала.

Тәрәзләрдән агылачак
Яңа Елның җырлары.
Былтыр да күңелле иде —
Бердә ким-хур узмады.

Яңа Елны каршылыйбыз
Сәбәп табып искечә…
Тормыш кына дәвам итсен
Кайгы-хәсрәт күрмичә…

*****

Яңа Елга теләкләр

Йөгерә-атлый килеп Яңа Ел,
Тупса аша атлый һәр өйнең.
Уникедә сәгать телләре-
Башлана Яңа Ел бәйрәме!

Алыштыра айлар елларны,
Тәбрик итеп Яңа Елларны —
Тотыйк кулга бәллүр бокаллар,
Тулы булсын һәрчак табыннар!

Җыелыша дуслар, туганнар,
Һәммәседә якын булганнар.
Кавышалар сөйгән яшь парлар,
Туа җиргә нәни сабыйлар.

Имин булсын һәрбер иртәләр-
Яңа Елда яңа теләкләр!
Ак бәхетләр, ап-ак шатлыклар,
Алып килсен безгә ак кышлар!

*****

Яңа төнебездә…

Бәйрәм, менә шәмнәр кабынды,
Алдыбызда бәллүр савытлар.
Яңа көн бүген, яңа елыбыз көне,
Югалдылар көрсенү,сагышлар.

Яңа елыбызга, яңа көнгә кердек,
Яңа сукмаклардан барабыз.
Хыяллар, өмерләрне алдын куеп,
Бәхетебезгә юрап калабыз.

Шәмнәр уты бездәй бер-берсенә,
Якынырак тартылып яналар.
Айлы, йолдызлы яңа төнебездә,
Эзсез югалдылар яралар.

*****

Яңа Ел белән, кадерле дусларым!

Иске елда калсын, әйдә, авырлыклар,
Яңа елда тормышка ашсын бар теләкләр
Еллар буе ак мамыктай яусын бәхет,
Аяз күктә кояш торсын нурын чәчеп!

*****

Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар,
Яңа елны көткән көннәрдә.
Җемелдиләр ак йолдызлар мени,
Якты йолдыз кебек төннәрдә.
Күтәрелеп күктә очкан чакта,
Ак йолдызлар көйләр чыгара.
Ак энҗеләр күргәч күңелләрдә,
Өшер өчен юктыр,юк чара.
Ап-ак кына энҗе бөртекләре,
Әйлән-бәйлән, уен уйныйлар.
Һәр туасы яңа матур көнгә,
Яңа елда бәхет юрыйлар.
Ак карларың, ак хисләрең белән,
Хуш киләсен безгә Яңа ел!
Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар,
Яңа елга җәеп яңа юл!

*****

Кыш килгән, ап-ак карларын
Төяп Ат чанасына.
Мамык кына кечки кәҗә
Тагылган бит артына!
Әй ашыга, куып-җитеп,
Узып алга чыгарга!
Ике мең дә унбишенче
Елны каршы алырга!
Ике мең дә ундүртенче
Ел саннары тулганда,
Хуш килсеннәр яңа көннәр
Гыйнвар ае туганда.
Яңа елда һәр кемнең дә
Яңарсын язмышлары,
Күңелләрен китеп торган,
Төзәлсен ялгышлары.
Аякларың җинел булсын,
Ак елгыр җитез кәҗә.
Сикергәләп, ми-ки-ки ди(е)п
Чыршы тирәсен бизә!

*****

Атлады төкле аягын

Мизгелләр ашыгып каршыга йөгерә,
Җитәкләп Яңа ел бәйрәмен,
Әнә ич, әнә, тылсымчы Кыш Бабай
Тәрәзгә элә чәчәкләр бәйләмен.
Күренми йөри ул әкияти төннәрдә,
Иң татлы бүләкләр өләшеп
Төшләргә керә дә сакалын селкетеп
Алгалый елмаеп сөйләшеп.
Җилләрен сызгыртып әкияте эчендә,
Ул безне озаклап йөрткәли
Иң олы кешедәй назларын таратып,
Башларны, битләрне серткәли.
Ашыгып каядыр, сиздерми югала,
Болгый да бизәкле таягын,
Иң беренче булып, ак кәҗә елына,
Атлады ул әнә төкле аягын.
Ә без таңнарда уянып торырбыз,
Күрербез тәрәздә бизәкләр
Һәм чыршы астында серле елмаер,
Иң татлы көтелгән бүләкләр.

*****

Кыш бабай

Боз чанага утырып,
Күчтәнәчләр тутырып
Бабай килгән кунакка,
Кунакка безнең якка

Ак кардан тунын кигән,
Сакалы җиргә тигән .
Пимасы ап-ак карда,
Боз таягы кулында,

Алтын чәчләрен үргән,
Энҗе кардан киенгән
Янында сылу кызы,
Әйтерсең таң йолдызы

Кыш бабай белән бергә
Килгән кыз Яңа елга
Дуслары да янында
Чыршы әйләнәсендә

Ак сакалын селкетеп,
Боз таягын сикертеп,
Кыш бабай йөри биеп
Киез итеген киеп.

Ә бабайның янында
Әйләнә дә әйләнә
Энҗе бөртеге булып
Сылу кыз да бәйрәмдә.

Озын төн бабай бии
Ара-тала ул белми
Гармонда матур уйный
Туктатып аны булмый.

Биеп йөри барысы
Олысы да кечесе
Чыршы торган майданда
Яңа елда, бәйрәмдә

*****

Сезгә теләк!

Атның елы узып бара
Җиккән чанасын, кара!
Алып китмәсен яхшыны
Туктат, тикшер тап чара!

Форсатыннан файдаланып
Төяп җибәр кайгыңны.
Мизгелләреңдә син яңарт
Сабый булган чагыңны.

Яңа туган куй елыннан
Син телә нәни бәрән.
Узмасын өчен тормышта
Гомерләр тәккә, әрәм.

Ничек кыенда узса да,
Яшәү — һәркемгә бүләк!
Яңа елда яңа бәхет —
Безләрдән сезгә теләк!

*****

Яңа ел килә

Баскан җирдә ут чыгарып,
Чаба зәңгәр аргамак,
Урман, кырлар аша чаба,
Ял да итми тукталып.

Күз ачып йомганчы үтә
Илләр, континентларны,
Һәрбер өйгә өлгерә ул,
Чамалап минутларны.

Сәгать сугар, килеп җитәр
Безгә дә ул аргамак.
Тәрәз кагыр, ишек шакыр,
Яңа ел белән котлап.

Каршы алыйк Зәңгәр Атны,
Олылап, хөрмәт итеп,
Озатыйк Кара Еланны,
Үткәнгә шөкер итеп.

Түрдән уз әйдә, Яңа ел,
Төкле аягың белән!
Яшәргә язсын тагын да
Бәхет, шатлыклар белән!

*****

Кыш бабайга ни булган?
Тышта түшәк туздырган…
Күбәләктәй мамык белән,
Бар дөньяны тутырган!
Чыксам тышка, тамаша
Кар кызлары куыша,
Бергәләп биеп алалар
Гел тик тормый наяннар.
Җил малайлары аларны,
Пыр туздыра, тузгыта
Кыш бабай таягын болгап
Елмаеп карап тора.
Кыш бабай да хәйләкәр,
Бәйрәмгә әзерләнә
Кар кызлары, җил малае,
Аның өен җилләтә.
Белә шул ул бәйрәм алды,
Чистартырга дөньясын…
Шатлык өстәп бар Җиһанга,
Җир өстен аклык бассын!

*****

Яңа ел килә!

Дулап үтте ат елы да,
Чак-чак безне өркетеп
Кәҗә елы килә диләр
Ак сакалын селкетеп.
Күңелләрдә якты өмет:
Еллар ипле булсын дип,
Кәҗә тискәре булмасын.
Кәҗә сөтле булсын дип
Бу елның мәшәкәтләрен,
Кәҗәбез сөзеп ексын.
Изге уйлы бәндәләрне
Кәҗәбез яклап чыксын,
Әйдә матурлыйк дөньяны,
Матурлыйк илебезне
Изге уйлар белән яшик,
Һәр яшәр көнебезне
Бергә булыйк, бердәм булыйк
Бәйләнгәнбез бер бауга
(Халыкларның арасында,
Куба күрмәсен гауга)
Кәҗә кебек үрлик әле,
Гел биеккә, гел тауга
Гел биеккә гел тауга!

*****

Искечә Яңа ел көне
Якынлаша тагын да.
Яратабыз бәйрәмнәрне,
Очрашабыз табында.

Дус-ишләрне,туганнарны
Котлыйбыз бер кат тагын.
Каршылыйбыз бергәләшеп,
Яңа килгән ат елын.

Искечә булса да бәйрәм,
Сый-нигъмәтләр өр-яңа.
Матур сүзләр һәм теләкләр,
Ямь өстәр бүген аңа.

Матур килсен елларыбыз
Тынычлык булсын илдә.
Һәрбер өйдә, һәр гайләдә,
Бәхетләр булсын гел дә!

Шатландырып торсын әле
Нурга чумган көннәре.
Сөендерсен һәр мизгеле,
Тыныч булсын төннәре!

*****

Иске елны иске дуслар белəн
Озатырга əзерлəнəбез.
Кирəгенчə ризык, кирəгенчə җимеш,
Кирəгенчə эчемлегебез.
Китəсе ел иске башыбыздан
Иске хатирəлəр актара.
Кирəгенчə майлап, кирəгенчə җайлап,
Кирəгенчə баллап “җиппəрə».
Иске җырлар тели иске күңел
Искəйлəре китми яңага.
Ә урамда… яңа карлар ява
Яңа елга кала аз гына.
Яңа елга кала бик аз гына
Шушы мизгел серле-сихерле.
Иске авызның да өп-өр яңа
Телəклəрне килə телисе.
Китəсе ел белəн хушлашканда,
Иске йөрəк бераз чеметə.
Мин типкəндə кайгырма, дип үзе,
Килер язга ишарə итə.

*****

Үтә еллар, тагын бер ел үтә…
Чигәләргә энҗе сибеп китә.
Үткәннәрне хәтер арбасына төяп,
Ат елы да безне ташлап китә.
Булды анда шатлык-сөенечләр,
Дөнья булгач булды көенече дә.
Яңа дуслар таптык, кул бирештек,
Авыр чакта ташлашмаска
Сүз бирештек…
Ат елында илдә тыныч булды,
Тик «козгыннар» гел каркылдап торды.
Бер гаепсез җаннар корбан итеп,
«Сугыш чукмарлары» план корды.
Рәхмәт әйтеп без дә Ат елына,
Үзебезнең кыю Илбашына.
Тынычлыкта гомер итсәк иде,
Барыбызны шатлык көтсә иде
Балаларга бәхет-шатлык килсен,
Сугышларсыз гына яшәү тисен!
Бер Алламнан үтенеп сорыйм,
Кәҗә елы сөенечле килсен!

*****

Сезгә теләгем!

Ап ак карлар ява салмак кына,
Ашыкмыйча уйнап, чайкалып
Табигатьнең олы бүләге бу,
Кабул итик әйдә куанып.

Ап-ак төскә күмеп җир-ананы,
Яшерә күк кара төсләрдән
Кешелекне аерырга теләп,
Начарлыктан, көнче хисләрдән.

Күңелебез кардай чиста булып,
Яхшылыкны тойса җаныбыз
Гамәлебез торса изгелектән,
Күркәм итеп яши алырбыз.

Ап–ак карлар ява, ап-ак карлар,
Иске елның соңгы бүләге
Карлар булып яусын бәхет сезгә
Һәммәгезгә шундый теләгем.

*****

Яңа ел белән дуслар

Иске ел белән хушлашып,
Керәбез Яңасына,
Зур могҗиза көтеп алда,
Күңел түзми ашкына.

Һәр килгән елның исемен,
Торсалар да яңартып
Тик яхшыга гына юрыйк,
Шик-шөбһәне таратып.

Юк-бар үпкә, күңелсезлек,
Калсыннар Иске елда,
Дуслык, туганлыкны тоеп,
Гөрләп яшик тагын да.

Яңа елда чын йөрәктән,
Теләнсен зур теләкләр
Күңелләргә нур өстәсен,
Котлап биргән бүләкләр.

Яңа ел белән дусларым
Күркәм бәйрәм белән сезне
Уңыш, шатлыклар бизәсен,
Һәр туар көнегезне!

*****

Саумы, Кыш бабай

Саумы, саумы, Кыш бабай,
Ник ашыгасың болай?
Алып киләсең ниләр,
Гиздең син нинди илләр-
Әйдәле сөйләп җибәр!?

Нинди хәбәрләр илдә,
Барда тынычмы җирдә?
Үтеп океан-диңгезләр-
Ашыктыңмы килергә,
Өлгерергә бу кичкә
Яңа ел белән безгә!?

Көтә кызлар-малайлар,
Көтә әби-бабайлар.
Җил-бураннар туздырып
Пар атларда сыздырып,
Килдеңме, җилдәй җитез.
Әйдә үт син, түргә уз.

…Тиздән унике булыр,
Сихри төн моңга тулыр.
Чыршы төбе бүләкләрдән,
Күчтәнәчтән — мул булыр.
Яңа Ел, иске ел белән
Хушләшып түргә узыр…

Вы можете следить за комментариями с помощью RSS 2.0-ленты. Вы можете оставить комментарий, или Трекбэк с вашего сайта.
Оставить комментарий

XHTML: Вы можете использовать следующие теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha

  • БЕРЕНЧЕ ЗАЕМГА % ЮК!

    Займер [CPS] RU
  • ЯРАТКАН КЕШЕҢӘ БҮЛӘК!

  • М.Видео
  • САЙТ БИТЛӘРЕ!

  • Allsoft
  • Сатып ал!


    Tezeks Many Geos

  • ОНЛАЙН РАДИО!