Түргә менсен бәхет белән Яңа ел! » Котлы булсын бәйрәмең!
SHEIN Many GEO's

Түргә менсен бәхет белән Яңа ел!



язманың каралуы: 9 340

Кадерле____________ !
Сезне якынлашып килүче Яңа
20….нче ел белән котлыйм!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
Киләсе ел сезгә яңа уңышлар,
яңа җиңүләр, матур бәхетле
тормыш алып килсен! Иң изге
теләкләр белән_______ .

*************

Кадерле … !

Җир йөзендәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр,йөрәктәге иң изге теләкләр аша Сезне Яңа 2014 нче ел белән тәбрик итәм. Якынлашып килүче ат елының дагасы Сезгә ныклы сәламәтлек, иксез-чиксез бәхетле мизгелләр, иҗат уңышлары китерсен!

Яңа ел, Яңа ел!

Кошлардай тезелгән

Өч йөз дә алтмыш биш яңа көн!

Нихәтле нур балкый Кыш бабай йөзендә

Каршылап кул сузмас аңа кем!

Яңа ел, Яңа ел!

Яңа ел юллары уң булсын.

Елларның көне күп,

Шуларның барысы да

Куанып яшисе көн булсын!

Ә көннәр- баскыч ул,

Тормышта безне дә

Һәр басма биеккә күтәрсен!

Бергәләп теләкләр телибез без менә

Безнең шул теләкләр үтәлсен!

***********

Таң сызыла Яңа ел иртәсен,

Чулпан йолдыз котлап уята.

Ел башында дуслар алдыбызда

Ап-ак карлы шома юл ята.

Теләгем шул изгелекле булсын,

Яңа аяк баскан яңа ел!

Моң-зар түгел,шатлык алып килсен

Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.

Яңа елның һәрбер туар таңы

Күмелсен тик сөенеч шатлыкка.

Яңа елның яңа матур таңы

Күңелләрне төрсен аклыкка.

Ак бураннар булып бәхет ишек какасын

Чынга ашсын өмет теләкләр

Матурлыгын тоеп бу җирнең

Шатлык белән типсен йөрәкләр.

**************

Кадерле дустым!
Сине Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел сиңа кары белән бәхет-шатлык, суыгы белән күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, эштә уңышлар алып килсен! Яңа ел белән яңа өметләр, хыяллар өеңә керсен! Кайгы-хәсрәт сине урап узсын! Барлык изге теләгең кабул булсын! Бәйрәм белән!
___________
Түргә менсен бәхет белән Яңа ел!
Бураннар белән китерсен мул уңышларны быел!
Юмарт булып яусын саулык, ай-йолдыз күктә янсын!
Киләчәктә иминлектә яшәргә Ходай язсын!
____________
Ак кар булып яусын җиргә киләчәккә ап-ак өметләр,
Ак карлардай ак бәхетләр телим,
Кабул булсын барлык теләкләр!
Яңа ел белән!

*****************

Кадерле әти-әни, әби-бабай!
Сезне чын күңелебездән Яңа 201..нче ел белән котлыйбыз!
Кар бөртеге санынча бәхет, нык сәламәтлек, шатлык- куанычлар юлдаш булсын!
Ходай сезгә озын гомер, нык сәламәтлек бирсен!
Барлык хыял-өметләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын!
Балаларыгыз, оныкларыгыз куандырып, шатландырып торсын!
Иң изге теләкләр белән______________.

*******************

Таң сызыла Яңа ел иртәсен,

Чулпан йолдыз котлап уята.

Ел башында дуслар алдыбызда

Ап-ак карлы шома юл ята.

Теләгем шул изгелекле булсын,

Яңа аяк баскан яңа ел!

Моң-зар түгел,шатлык алып килсен

Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.

Яңа елның һәрбер туар таңы

Күмелсен тик сөенеч шатлыкка.

Яңа елның яңа матур таңы

Күңелләрне төрсен аклыкка.

Ак бураннар булып бәхет ишек какасын

Чынга ашсын өмет теләкләр

Матурлыгын тоеп бу җирнең

Шатлык белән типсен йөрәкләр.

************************

Яна ел котлавы.
Экрен генэ йомшак карлар ява,
Кунеллэргэ сафлык, мон салып.
Яна елда сулык,бэхет килсен,
Кышкы бураннарга уралып.
Кунеллэрдэ шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын,
Алда туар коннэр якты булсын
Ходай кайгылардан сакласын!

 

******************

 
Кадерле дустым!
Сине Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел сиңа кары белән бәхет-шатлык,
суыгы белән күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, эштә уңышлар алып килсен!
Яңа ел белән яңа өметләр, хыяллар өеңә керсен!
Кайгы-хәсрәт сине урап узсын!
Барлык изге теләгең кабул булсын! Бәйрәм белән!
Түргә менсен бәхет белән Яңа ел!
Бураннар белән китерсен мул уңышларны быел!
Юмарт булып яусын саулык, ай-йолдыз күктә янсын!
Киләчәктә иминлектә яшәргә Ходай язсын!
Ак кар булып яусын җиргә киләчәккә ап-ак өметләр,
Ак карлардай ак бәхетләр телим,
Кабул булсын барлык теләкләр!
Яңа ел белән!
 
Категория: Яңа ел белән!  Меткалар:
Вы можете следить за комментариями с помощью RSS 2.0-ленты. Вы можете оставить комментарий, или Трекбэк с вашего сайта.
Оставить комментарий

XHTML: Вы можете использовать следующие теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha

  • БЕРЕНЧЕ ЗАЕМГА % ЮК!

    Займер [CPS] RU
  • ЯРАТКАН КЕШЕҢӘ БҮЛӘК!

  • М.Видео
  • САЙТ БИТЛӘРЕ!

  • Allsoft
  • Сатып ал!


    Tezeks Many Geos

  • ОНЛАЙН РАДИО!