Тормышыбызның син терәге » Котлы булсын бәйрәмең!
SHEIN Many GEO's

Тормышыбызның син терәге



язманың каралуы: 10 525

30 яшьлек юбилейга (ир-ат)

Кадерлебез, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа го­мернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз.

Улыбыз безнең — күз нурыбыз
Йөрәгебезнең назлы моңы.
Иман нуры йөзләреңдә,
Җылы караш күзләреңдә.
Алла биргән син бүләк,
Тормышыбызның син терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибеп торсын.
Мәрхәмәтле бул син, улым,
Якты булсын синен юлың.
Бәхет тәүфыйк бирсен Аллам,
Юлдаш булсын сиңа догабыз.

Иң изге теләкләр белән …….
***

Кадерле абыем! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, уңышлар телибез.
Чын ир егет гел ярдәмчел була
Минем абыем шикелле.
Таяныч һәм терәк тоеп яшим
Абыем яхшы булганга.
Бик бәхетле, озын гомер телим,
Абыем, сиңа дөньяда!!!
Булышасың һаман чын күңелдән
Кулыңнан килгән кадәрле .
Горурланам, абыем, синең белән
Син миңа шундый кадерле!

Иң изге теләкләр белән…….
***
Кадерлебез, сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхмәтләргә, рәхәтләргә төренеп яшә. Без сине яратабыз!
Күпме булса җирдә изге теләк
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туар көннең һәрбер таңында.
100 ел яшә әле бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән …..
***
55 яшьлек юбилейга
Кадерле …..! Сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч-тигез гомер, шатлык-куанычлар телибез.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Иң изге теләкләр белән …….
***
60 яшьлек юбилей
Сине юбилеең белән чын күңелдән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Ходай сине миңа бүләк иткәнгә мин бик бәхетле. Миңа булган хөрмәтең, керсез мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа. Киләчәктә язмыш безне кайгы-хәсрәтләр белән сынатмасын, пар канатыбызны аермасын, озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын.
Рәхмәт сиңа, җаным-җәмәгатем,
Тормыш йөген икәү тартканга.
Сикәлтәле юлларны үткәндә
Сер бирмәгән өчен ятларга.
Рәхмәт сиңа, җаным-карлыгачым,
Мине аңлап, юлны биргәнгә.
Ир — баш, хатын — муен, диеп,
Тормыш юлын ипләп үткәнгә.
Рәхмәт сиңа, җаным-сөеклем,
Гомер буе сабыр булганга
Сабыр төбе — сары алтын, диләр,
Шул сүзләрне истә тотканга.
Энҗе туйга хәтле яшәдек.
Раббым язсын озак яшәргә.
Алтын туйны бергә каршылап,
Бриллиант туйга да җитәргә.

Иң изге теләкләр белән ……
***
Бергә тормыш итү­ләренә 55 ел.
Кадерлеләребез! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Илле биш ел! Шактый вакыт
Парлап гомер ителгән.
Бер-берегезгә терәк булып,
Озын юллар үтелгән,
Серле йомгак сүтелгән.
55 еллык туй көнендә
Тигезлик телик, бәхет.
Сезнең белән, әти-әни,
Яшәүләр шундый рәхәт,
Бездән сезгә зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән:
***
55 яшьлек юбилей.
Кадерле туганыбыз! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, бала-оныкларыңның куанычын күреп, Минсафа белән бергә озын-озак гомер кичерергә язсын.
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син — бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Иң изге теләкләр белән туганнарың:
***
Туган көн
Кадерлебез, сине их­лас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тыныч, тигез, озын гомер, шатлык-куанычлар телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән ….
***
65 яшьлек юбилей

Кадерле туганыбыз …. апа! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, кайгы-хәс­рәтсез, озын гомер, бала-оныкыларыгызның куанычларын күреп яшәргә язсын.
Туганлыкны саклап яшик шулай
Бер-беребезнең хәлен белешеп.
Кайгы килсә бергә уртаклашып,
Шатлыкларны бергә бүлешеп.

Иң изге теләкләр белән …….
***
Кадерлебез сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз.
Күңеле алтын кешенең
Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсекилеп
Тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйм,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Гүзәлләр иркәләвен.
Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә.

Иң изге теләкләр белән …..

Вы можете следить за комментариями с помощью RSS 2.0-ленты. Вы можете оставить комментарий, или Трекбэк с вашего сайта.
Оставить комментарий

XHTML: Вы можете использовать следующие теги: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Перед отправкой формы:
Human test by Not Captcha

  • БЕРЕНЧЕ ЗАЕМГА % ЮК!

    Займер [CPS] RU
  • ЯРАТКАН КЕШЕҢӘ БҮЛӘК!

  • М.Видео
  • САЙТ БИТЛӘРЕ!

  • Allsoft
  • Сатып ал!


    Tezeks Many Geos

  • ОНЛАЙН РАДИО!