***
Гомерен хэзинэсенэ
Остэлде тагын бер ел,
Монайма еллар утэ дип,
Елмай син – бэхетле бул!
Котлы булсын бэйрэмен,
Тыныч булсын кунелен,
Шатлык-соенечлэр белэн
Тулы булсын гомерен!
Гамьле еллар, амьле коннэр
Телибез чын йорэктэн!
Хич кичекми чынга ашсын
Безнен куркэм телэклэр!
***
Шатлык тулы якты коннэр
Сина гел юлдаш булсын,
Бугенге матур мизгеллэр
Гел кабатланып торсын!
Кунелен – гел игелектэ,
Сокланып хич туймыйбыз,
Юбилей-бэйрэмен белэн
Чын кунелдэн котлыйбыз!
***
Туган конен котлы булсын!
Бу кон шулай кунелледер
Син туганга,
Бу донья шулай яктыдыр
Син булганга.
Ботен жихан шатлангандыр
Син туганда.
Тирэ-якта хэрчак бэйрэм
Син булганда.
Бугенгедэй сойкемле бул!
Бугенгедэй бэхетле бул:
Жэй голлэре ускэндэ дэ,
Яз яфраклар ярганда да,
Коз жиллэре искэндэ дэ,
Жиргэ карлар яуганда да!
***
Ихлас кунелдэн юллыйбыз
Ин-ин изге телэклэр:
Озын булсын гомерлэр
Тыныч булсын кунеллэр.
Куркэм булсын иртэлэр,
Бэхет китерсен коннэр,
Шатлыкка тулсын кичлэр,
Ял-сихэт бирсен тоннэр.
Бэйрэм булсын мобарэк,
Табын булсын тугэрэк!
Бугендэй бэйрэмнэрне
Гел каршылыйк бергэлэп!
***
Тормышнын ин ямьле чагы,
Илле яшь – ул аз эле!
Алда эле – купме шатлык!
Купме бэхет, наз эле!
Гомереннен бу мизгеле -
Туктап бер жырлап алу,
Уткэннэргэ шокер итеп,
Килэчэккэ юл салу!
***