Туган көн котлаулары



язманың каралуы: 18 990 views

Гомер

Аксын да аксын гомер…
Өметләр шартлап сынсын,
Күзләргә яшьләр тулсын,
Егылган чаклар булсын,
Сыгылган чаклар булсын…

Сирәк-мирәк баш очыннан
Бәхет кошлары үтсен.
Көзләре жанны өтсен дә
Салкын кышлары көтсен.
Гөнаһлар сулга борсыннар,
Ялгышлар ашыктырсын…

…Тик гомер шулай узсын:
Хәтта безнең хаталарга
Кешеләр гашыйк булсын.

Унсигез

18 яшь. Саф мәхәббәт
Утларында янган чак.
Изүләрне ачып куеп
Жилгә каршы барган чак.

Күңелләрең канатланган,
Каннар кайнап торган чак,

Былбылларны заказ биреп
кенә сайраттырган чак.

Гомернең иң гүзәл чагы,
Шәп чагы.юләр чагы.
Бар гомереңә житәрлек
Иттереп гүләр чагы.

Сөешеп һәм сөелешеп,
Уйнап та көлеп калыйк.
Унсигез яшь кабатланмый —
Кадерен белеп калыйк.

Яшь гомерләр кабатланмый,
Бәйрәмнәр кабатлансын.
Унсигез яшь — канатлы чак,
Жаннарда канат калсын.

Жаннарда канат калсын да
Давыллар ярып барсын.
Гомерләрнең һәрбер көне
Бәхеткә алып барсын.

Егерме биш

Иллеләргә житкән ир-егетләр
Ил агасы дигән дан ала.
Кылган гамәлләре үрнәк була,
Әйткән сүзе хаклык санала.

Егерме биш исә шул илленең
Нәкъ яртысы була. Яртысы…
Син яртылаш ил агасы хәзер,
Почти егет, почти карт кеше.

Аксакаллар зирәклеге белән
Бергә кушып яшьлек ялкынын,
Без телибез синең гомереңнең
Якты нурлар сибеп балкуын.

Юлларыңа уңыш юлдаш булсын,
Бәхет кошы булсын иңеңдә.
Күңелеңне сөю назлап торсын
Һәм сүнмәсен өмет күгеңдә.

Син яртылаш ил агасы инде
Һәм егетсең әле яртылаш.
Бу мизгелне билгеләмәү гөнаһ,
Бу мизгелдә яңа «ярты» ач.

Бокал төпләрендә калганына
Шул яңасын өстәп жиппәрик.
Почти ил агасы, почти егет,
Синең бәхет өчен күтәрик.

Утыз.

Утыз яшкә житү бик үк
Күңелле түгел инде.
Ни дисәң дә утыз — утыз,
Егерме түгел инде.

Тик шулай да хәлең бигүк
Куркырлык түгел әле.
Ни дисәң дә утыз — утыз,
Ул кырык түгел әле.

Үткән гомерне буйлыйсың…
Уйлыйсың… Шунсыз булмый.
Бер янасың, бер көясең —
Утыз яшь утсыз булмый.

Очкын гына сал күңелгә,
Ялкын кабынып тора.
Бик борчылма, утызда да
Кызык табылып тора.

Борчылуны белми яшә,
Авырлык күрми яшә.
Кайгылар да жиңелә ул,
Башларың иелмәсә.

Жаныңда — сөю жылысы,
Табында ашың булсын…
Калганнарын санап тормыйм,
Жилкәңдә башың булсын.

Тагы ниләр телим, дустым?
Учакта утың булсын.
Шушы тост белән кырыкка
Житәрлек хутың булсын.

Кырык

Күңелләрдә канат иде,
Киң дөньялар тар иде.
Кырык яшьлек бабай, диеп
Йөргән чаклар бар иде.

Бүген менә сиңа да бит,
Дустым, кырык яшь икән.
Бер дә бабай диеп булмый,
Кырык — кызык яшь икән.

Үз-үзеңне егет итеп
Тойган чаклар буладыр.
Күңел кайчак матур кызлар
Ягына да борадыр.

Тел тидермик, кырык яшең
Шул килеш — кырык булсын.
Кырык эшең кырылса да
Яшәве кызык булсын.

Хызыр Ильяс һәр эшеңдә
Изгелек кылып торсын.
Теләгәнең булып торсын,
Юлларың уңып торсын.

Шатлыкларың көн дә булсын,
Көненә кырык булсын.
Шуның өчен, әйдә, берне
Күтәрик — кызык булсын.

Илле.

Ел артыннан еллар ага
Гомерләр уза икән.
Яшь йөрәкле ирләргә дә
Иллеләр тула икән.

Иллеләрдә ир-егетнең
Иң жилле чагы була.
Йөрәге—яшь, күге — биек,
Кесәсе — калын була.

Шуңа күрә, эш —почетта,
Урыны — түрдә була.
Данлауларның иң зурысы
Ул туган көндә була.

Зур уңышлар телим сиңа,
Хафалар йөрсен качып.
Сезнең янга керсен
Бәхет Ишекне тибеп ачып.

Чир-чорлар дөньяда синең
Барлыкны белмәсеннәр.
Кайгылар аяк астында
Буталып йөрмәсеннәр.

Бүген —бәйрәм.
Күңелегез
Бәйрәмнән өзелмәсен.
Тән картая, жан картаймый—
Дәртегез сүрелмәсен.

Тәгәрәп гомер йомгагы
Менсен биек үрләргә.
Кәм котларга язсын сезне
Йөз иллегез белән дә!

Алтмыш

Үткән гомер — кичкән елга,
Аны санарга түгел.
Чигәгә кар кунган саен
Язны яңарта күңел.

Язның назлы нурларыннан
Жаныңа үсә канат.
Яшлегеңә кайтасың да
Китә алмыйсың кабат.

Синең әле алкышларга
Күмелә торган чагың.
Настоящий егет булып
Күренә торган чагың.

Сиксән түгел, туксан түгел,
Нибары алтмыш кына.
Күтәрелгән чагың гына
Гомерең балкышына.

Балаларың буй житкергән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр
«Яратабыз» — диләр дә…

Яшь кызлар да «бабай» дими,
«Абый» дип дәшә әле.
Шатлык чәчеп, бәхет урып
яшә дә яшә әле.

Житмеш

Язлар ярсу булган кебек,
Көзләр дә сабыр була.
Син дә көзге урамнардан
Атлыйсың сабыр гына.

Көзләрнең үз матурлыгы.
Әй, ни сан калганнарга—
Узган газаплар шикелле
Баллана баланнар да.

Үткәннәрнең төннәре дә
Искиткеч якты кебек.
Үзәк өзгеч мәлләре дә
Ничектер, татлы кебек.

Үткәннәргә карый-карый
Атлыйсың сабыр гына.
Көзләрең дә матур да бит,
Язларың сагындыра.

Оныкларыңа карыйсың—
Нәкъ синең сыман алар,
Нәкъ шундый ярсу хислеләр,
Нәкъ шундый дуамаллар.

Моңсуланма, житмеш бигүк
Күп сан да түгел әле.
Ул бит йөз дә түгел, хәтта
Туксан да түгел әле.

Шулай булгач, картаерга
Иртәрәк әле сиңа.
Көзләр турында уйлама,
Кызлар турында уйла.

Сиксән

Уен гына түгел яшең,
Син хәзер сиксәннәрдә.
Сокланыплар карарлык бар
Сиксәнгә җиткәннәргә!

Үрнәк итеп куеп сине:
«Менә бит!»— диярлек бар.
Алтмыш яшьлек балаларың
Башларын иярлек бар.

Кырык яшьлек оныкларның
Борынына чиртерлек бар:
Егерме яшьлек кызларны
Күтәреп йөртерлек бар.
(Шуңа гына риза булса,
Кәләш тә итәрлек бар)

Үткәннәрне кырын ятып,
Бик тәмләп сөйләрлек бар.
«Без шәп идек… Яшьләр хәзер
слабый…»—диярлек бар.

Сүзләреңне эшең белән
Ныгытып куярлык бар.
Бер кырлыны тутырып салып
Бер тотып куярлык бар.

Туксан

Гөмерләрнең иң бәхетле
сәгатьләре суккан гына…
Бер карасаң, инде туксан!
Бер карасаң, туксан гына…
Туксан бит ул — тик сан гына…

Йөрәк һаман унсигездә,
Йөрәктәме?! Тулпар анда!
Унсигез дә юктыр әле,
Чынлабрак чутлаганда.
Какой чуртым, туксан анда?!.

Туксан яшькә кадәр генә
Кешедә чәч агара, ди.
Туксаннарны узып киткәч,
Ул яңадан карала, ди.
Җанда сөю ярала, ди.
Кеше вобще яңара, ди

Туксангача яшәсәк тә,
Туксан тапкыр яшәмибез,
Бәйрәм итик гомерләрне,
Бәйрәм итик яшәүне без.
Туксан тапкыр яшәмибез.

Бер карасаң, инде туксан…
Бер карасаң, туксан гына…
Йөзгә җитү хөрмәтенә
Бер йөз грамм тотсаң була.
Йөзгә җитү хөрмәтенә!

Йөз

Йөзгә кызыллык китерми,
Йөз яшькә җиткән чагың.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Йөзе дә җитә аның.

Син — иң зуры. Синең янда
Тик бала-чага болар:
Җитмеш,сиксән, туксан яшьлек
балалар, салагалар…

Шуларны син көнләштереп
Йөгереп үт, биеп үт…
Таяк белән йөрсәң ни соң,
Аягың да йөри бит.

Бәхетле бул, сәләмәт бул,
Көлеп яшә, бирешмә.
Йөзгә җиткән шәп кешегә
Ике йөз дә килешә.

Әнә, безнең йөрәкләр дә
Йөз грамм сорап тибә…
Йөзгә җиткән иң кадерле
Кешебез хөрмәтенә!..

Туган көн

Күңеле алтын кешенең
Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп
Тора туган көнеңне.

Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйм,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.

Бәхет кенә алып килсен,
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Гүзәлләр иркәләвен.

Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.

Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә.

Шул теләкләрне ходайга
Житкереп куйыйк инде.
Бокалларга салынганын
Киптереп куйыйк инде.

Туган көн

Хуш ис чәчеп гөлләр көлә,
Жилләр дә дәртле бүген.
Бар дөньяда бәйрәм генә—
Синең бит туган көнең.

Туган көнең, туган көнең
Күңелеңә дәрт өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.

Уен-көлке өзелмәсен
Сыйлы табыннарыңда.
Жәй урталары гына бит
Гомер календареңда.

Еллар ага, ә күңелләр
Калсын яшь килеш кенә.
Сөйгән яр назы өстәлсен
Йөрәкләр тибешенә.

Әткәй

Без бит сине яратабыз
Бар өй эчебез белән.
Горурланып та куябыз
Газиз кешебез белән.

Ярый, әткәй, син бар әле—
Таяныч син, терәк син.
Жиңел чакта без дә батыр,
Авыр чакта кирәк син.

Үзеңә дә авыр чаклар
Буладыр — түзәсеңдер.
«Бала күңеле — далаларда»,
— диләр бит, беләсеңдер…

Без ялгышсак, кичерәсең —
Күңелең киң, беләбез.
Кичер, әткәй, сиңа күбрәк
Ярдәм сорап киләбез.

Каушабрак калсак кайчак,
Киртәләр тирәсендә,
Житә бер жылы сүзең дә,
Житә бер киңәшең дә.

Сүзең түгел, шелтәле бер
Карашың житә, кайчак.,
Гомер юлыннан барганда
Салулый-нитә калсак.

Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап-яклап торган
Кулларың өчен рәхмәт.

Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхеле картлык бирсен.

Көн дә бәйрәм булмаса да,
Көннәрең бәйрәм булсын.
Теләгебездән дә уң син,
Үзебездән дә уң син.

Хатын-кызның яшен сорамыйлар.

Хатын-кызньщ яшен сорамыйлар,
Хатын-кызның күңеле яшь була
Аның күңеле унсигездә икән,
Үзенә дә шул ук яшь була.

Бетерсәң дә, кабат башласаң да,
Елларыңның фәлән дистәсен,
Йөзләреңдә көләч нур балкысын,
Күзләреңнән шатлык китмәсен.

Канатыңны жилләр каермасын,
Аермасын наздан-иркәдән.
Мәхәббәте белән төннәр тусын,
Шатлык белән тулсын иртәләр.

Хатын- кызның яшен сорамыйлар,
Гүзәллек һәм Сөю — мәңгелек.
Гомерең буе яшьлегеңдә яшә,
Дөньябызга сихри ямь өреп.

Сөеп-сөелеп яшә

Гөлләрдән гөл чагың әле,
Алдан ал чагың әле.
Балланган алмалар сыман,
Алланган чагың әле.

Иң ямьле чагың әле,
Иң тәмле чагың әле.
Ямьләнәсең-тәмләнәсең
Бардыр ла тагын әле.

Әллә ниләргә тиңләрлек,
Килми күз тидерәсем.
Таҗларыңны жил өзмәсен,
Кыраулар көйдермәсен.

Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә
Тиңең белән тигез булып,
Сөеп-сөелеп яшә.

Иң изге көн

Бүгенге көн бер кайчан да
Онытылмый торган көн.
Әй, сөеклем, бердәнберем,
Ул бит синең туган көн.

Көннәремә-төннәремә
Нур өстәүчем син бит ул.
Шуңа синең туган көнең
Иң-иң изге көн бит ул.

Син булмасаң, сөеклем дип
Мин кемгә дәшәр идем.
Мәхәббәтнең бөек көчен
Тоймыйча яшәр идем.

Минем чиксез шатлыгым да,
Бәхетем дә син бит ул.
Шуңа синең туган көнең
Иң-иң изге көн бит ул.

Туган көнең — бер бизәге
Мәхәббәтле еллларның.
Ярый әле син тугансың,
Ярый әле мин бармын.

Вы можете следить за комментариями с помощью RSS 2.0-ленты. Комментарии и пинги к записи запрещены.

Комментарии закрыты.